СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР

Наҗия Гыймадиева

Имтиханнар өчен сочинениеләр

Казан “Яңалиф” нәшрият йорты


ББК 81.2 Тат-9

Г 92

Гыймадиева Н.С. − Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган югары категорияле укытучысы

Мөхәррире Рузилә Галләмова

Бизәлеш рәссамы Людмила Гаврильчук

Китап «Экс-Пресс» полиграфия-нәшрият үзәге белән берлектә нәшер ителә

Г 92

Гыймадиева Н.С.

Имтиханнар өчен сочинениеләр. − Казан: Яңалиф, 2003. − 136 б.

ISBN 5-94352-009-0

Гимадиева Назия Саляховна

Экзаменационные сочинения (на татарском языке)

Җыентык урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфында укучыларга әдәбияттан имтиханнарга өзсрләнү өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә урта мәктәп курсы буенча Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган ("Мәгариф” журналы, №4, 2002) темаларның бер өлеше чагылыш таба. Сочинениеләрнең төрле узенчәлекләре исәпкә алынып бирелә. Эшне җиңеләйтү максатыннан темалар әдәби әсәрнең язылу чорына карап урнаштырыла. IV бүлектә бүгенге көндә актив кулланылышта йөртелгән сочинение төрләре дә тәкьдим ителә. Сочинение язу өчен кайбер киңәшләр һәм орфографиянең кыен очракларына караган кагыйдәләр укучыга язма эшне уңышлы башкарып чыгарырга ярдәм итәр.

Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.

© “Яңалиф” нәшрият йорты, 2003

© "Экс-Пресс" полиграфия-нәшрият үзәге, 2003


Эчтәлек

СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР. 5

I бүлек. Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты буенча язма эшләр. 8

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының
кыйммәтле хәзинәсе. 8

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы
буларак Зөләйха образы.. 9

Борынгы әдәбиятта матурлык темасы.. 11

Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр. 13

Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры.. 14

Татар әдәбиятында дастан жанры.. 16

Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге. 17

Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы.. 18

Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы.. 20

II бүлек. XIX йөз һәм XX йөз башы (1917 елга кадәр) әдәбияты буенча язма эшләр. 22

К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев. 22

К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге. 23

3. Һадиның "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе. 24

З. Бигиевнең "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында Муса образы.. 26

Риза Фәхретдинов иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.. 27

Акмулла − чичән шагыйрь. 28

Г. Исхакый әсәрләрендә милләтебезгә янаган куркынычларның сурәтләнүе
("Ике йөз елдан соң инкыйраз" һәм "Зөләйха" әсәрләре буенча) 31

Гаяз Исхакый һәм милләт язмышы.. 32

Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе. 34

Ф. Әмирхан − хикәя жанрына нигез салучы олпат язучы.. 35

М. Гафури поэзиясенең "чорның күзе һәм колагы"на әверелүе. 37

Г. Камал − тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле. 39

Рус белән тормыш кичердек сайрашып... (Г. Тукай) 40

III бүлек. XX йөз (1917 елдан соң) әдәбияты буенча язма эшләр. 42

Татар әдәбиятында поэма жанры.. 42

Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без. Г. Саттар-Мулилле. 44

Киң даланың ирек сөюче кызы (Г. Ибраһимовның "Казакъ кызы" романы буенча) 45

Сез... "кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә..." К. Тинчурин (К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы буенча) 47

Салих Сәйдәшев − милли музыкага нигез салучы.. 48

Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Г. Тукай. 49

Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр. Р. Фәйзуллин. 50

Туган телем − иркә гөлем.. 52

И. Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясенә рецензия. 53

Табигать һәм кеше. 55

М. Әмирнең "Агыйдел" повестена рецензия. 57

М. Мәһдиев − җанлы характерлар тудыру остасы.. 58

Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының
бирелеше. 60

Колыма хикәяләре − И. Салаховның җан авазы.. 62

Ф. Латыйфиның "Хыянәт" романына рецензия. 64

Хәзерге татар поэзиясендә хатын-кыз шагыйрәләребезнең авазы.. 65

Җир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты. М. Җәлил. 67

IV бүлек. Миниатюр сочинение үрнәкләре. 69

Сочинение-реклама. Ф. Яруллинның "Яралы язмышлар" китабы.. 69

Сочинение-реклама. "Татар халык әкиятләре" китабы.. 69

Сочинение-чыгыш. Язучыга һәйкәл (Ф. Әмирханга һәйкәл кую вакытында
сөйләнгән нотык) 69

Сочинение-экскурсия. Болгар номерларында Г. Тукай музей-бүлмәсе ачылу уңаеннан үткәрелгән экскурсия вакытында сөйләнгән чыгыш.. 70

ОРФОГРАФИЯНЕҢ КАЙБЕР КЫЕН ОЧРАКЛАРЫ... 71

СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР

Сочинение язу кечкенә генә булса да, фәнни эш башкару белән бер. Сочинениедә укучы әдәби әсәрне, тәнкыйди материалны үзләштерү дәрәҗәсен һәм аны анализлау сәләтен, грамоталылыгын, тел чараларыннан файдалана белүен күрсәтә.

Үзләренең жанр төрлелеге ягыннан сочинениеләрне берничәгә бүлеп карарга мөмкин. Әкият язу, фантастик хикәя иҗат итү, картина буенча эш, караган спектакль һәм кинофильм турында фикереңне язу, үз тормышыңнан берәр эпизодны сөйләү, тәрҗемәи хәлең, яраткан йорт хайваннарың, дустыңның характерлы сыйфатларын тасвирлау, ел фасыллары турындагы язма эшләр укучыларга кече сыйныфлардан ук тәкъдим ителә. Бу эшләр укучыда мөстәкыйльлек тәрбиялиләр, сөйләм һәм язма тел күнекмәләрен булдырырга ярдәм итәләр, һәм, ниһаять, укучыны югары сыйныфларда биреләчәк язма имтиханнарга хәзерлиләр. Ә инде югары сыйныфларда имтиханнар өчен сочинение темалары үзләренең катлаулы булуы, әдәби материалга нигезләнүе, әдәби тел чараларының байлыгы белән аерылып тора. Тәкъдим ителгән темалар укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, нәтиҗәләр ясый белүен, фикерен эзлекле һәм төгәл бирүгә ирешүен таләп итә.

Язу эшенә керешү җитди хәзерлек сорый. Кайбер җитешсезлекләрне дә истән чыгармаска кирәк. Сочинение язганда иң беренче җитешсезлек теманы ачуда күренә. Шуның өчен теманы дөрес һәм төгәл итеп күз алдына китерергә, нәрсә таләп ителгәнне ачык аңларга тырышырга кирәк. Мәсәлән, "С.Хәким − үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы" (Н. Нәҗми) дигән теманы ачу С. Хәкимнең биографиясен һәм иҗат юлын сөйләп чыгу белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бу темада С. Хәким иҗатының бөеклеге, анда күтәрелгән темаларның әһәмияте, шагыйрьнең шигъри осталыгы, үзенчәлекләре, татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы турында уйланырга кирәк. Фикерләр исә шагыйрь иҗатыннан мисаллар белән дәлилләнергә тиеш. Күп сочинениеләрдә менә шундый дәлилләр җитми. Фикерләрне санап чыгу юлы белән генә теманы ачып булмый. Бары тик әдәби әсәрне анализлау юлы белән генә билгеле бер нәтиҗәгә килеп була.

Кайбер укучылар, артык мавыгып китеп, әсәрнең эчтәлеген сөйлиләр. Шуның белән тема ачылган дип уйлап, ялгышалар. Мәсәлән, "Муса Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы" темасын язганда, укучы повестьның эчтәлеген сөйләү белән мавыга. Кереш өлештә үк мәгърифәтчелек юнәлешенә аңлатма бирү төшеп кала, М. Акъегетнең биографиясе, аның карашлары да искә алынмый. Шул рәвешчә, тема ачылмый кала.

Сочинениеләрнең кайберләрендә тел-стиль чараларына игътибар ителми. Шуны онытмаска кирәк: теләсә нинди әдәби әсәр әле ул − әдәби, нәфис сөйләм үрнәге дә. Шуңа күрә тел-сурәтләү чаралары, лирик чигенешләр, хис-тойгылар укучының әдәбият һәм тел белеменнән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын да күрсәтә.

Язма эштә логик эзлеклелекне саклау да зарур. Бер фикердән икенче фикергә эзлекле, бәйләнешле күчә белү дә мөһим фактор. Мәсәлән, "Казан ханлыгы чорында иҗат иткән язучыларның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр" темасын язганда, шул чор әдип һәм шагыйрьләр әсәрләрен чор белән бәйләп, тарихи эзлеклелектә күрсәтергә, аларның бер-берләренә йогынтыларын, уртаклыкларын искәртергә һәм әдәбиятның үсеш этапларын ачыкларга, һәрбер язучының әдәбиятка нинди яңалык алып кергәнлекләрен ассызыкларга тырышырга кирәк. Йомгаклаганда исә үз фикереңне ярты юлда калдырмыйча, кыска һәм аңлаешлы итеп нәтиҗә ясап кую таләп ителә.

Укучы өчен иң кирәклесе − әдәби әсәрне тирәнтен белү. Әсәрнең эчтәлеген, аның геройларын, тарихи җирлеген белми торып, сочинение язып булмый. Шулай ук бу әсәргә яки язучы иҗатына караган тәнкыйть материалы белән танышу да зур ярдәм икәнен онытырга ярамый.

Югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясап, сочинение язучыга таләпләрне аерып алырга мөмкин. Болар:

− программага кергән әдәби әсәрләрне һәм тәнкыйть материалларын яхшы белү. Шулай ук язучының үзенчәлекле якларын, биографиясен, әдәби юнәлешен, язу методын һәм стилен белү, иҗатының әдәби процесста тоткан урынын күзаллау;

− әдәбият теориясе белән азмы-күпме хәбәрдар булып, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен билгели алу, әсәргә анализ ясау юлларын өйрәнү;

− фикерләрне логик эзлеклелектә, әдәби тел чараларын уңышлы файдаланып бирергә тырышу;

− теманы ачарга ярдәм итә торган эпиграф сайлап алу (мәҗбүри түгел).

Шуны онытмаска кирәк: сочинение темалары укучыга яхшы таныш, ягъни программага кергән әсәрләр буенча бирелә. Шулай булгач, программа материалын үзләштергән укучы алда күрсәтелгән таләпләрне үтәгәндә, сочинениене уңышлы яза алачак.

Укучыларның сочинениеләрендә очрый торган кайбер типик хаталар һәм җитешсезлекләргә тукталып үтү дә урынлы булыр. Болар: эчтәлекне коры сөйләп чыгу белән мавыгу, әдәби анализ булмау; әдәбият теориясенең элементар билгеләрен белмәү яки бутау (мәсәлән, жанр, әдәби метод, стиль, сюжет, композиция, портрет, пейзаж һ.б.); теманы төгәл күз алдына китерә алмау яки ялгыш аңлау; лирик геройны шагыйрьнең үз шәхесе белән тәңгәлләштерү; язу стилен дөрес сайламау: артык күтәренке пафос белән сөйләү, кирәкмәгән лирик чигенешләр ясау; чагыштырма анализ таләп ителгәндә, ике якны санап чыгу белән генә чикләнү, чагыштырма анализ һәм нәтиҗәләр ясап бармау; темада күрсәтелгән проблема ачылмый калу.

Сочинение язарга керешү − теманы уйлап сайлаудан башлана. Моның өчен түбәндәге сорауларга җавапларны күз алдында тоту зарур:

- теманы ачу өчен материалны белү дәрәҗәң нинди?

- бу тема сине кайсы ягы белән үзенә тарта?

- темада күтәрелгән мәсьәләләрне төгәл күз алдына китерәсеңме?

- моңа охшаш темаларга сочинение язганың бармы?

- бирелгән вакытка сыя алырсыңмы?

Әгәр ирекле тема сайласаң − онытма: бу тема җиңел түгел. Ул синнән үз стилең булуны һәм әзме-күпме язучылык осталыгына ия булуыңны таләп итә.

Тема сайлаганнан соң тынычланырга тырышырга, сайланган тема өчен материалны, белемеңне күздән кичерергә кирәк. Әгәр тема бер әдәби әсәргә анализны эченә алса, әдәби әсәрдә алынган чорны, аның төп геройларын, вакыйгаларны, эпизодларны, аерым детальләрне, бу турыдагы тәнкыйди материалларны искә төшерергә тырышырга кирәк һәм фикерләрне бергә туплаганнан соң гына яза башлау уңышлы булыр. Сочинение язу өчен план төзелсә, эшнең күп өлеше башкарылган дип санарга мөмкин. Гадәттә сочинение өчен план өч өлештән тора: I − кереш, II − төп өлеш, III − йомгаклау.

Һәрбер бүлек кечкенә өлешләргә бүленә. Уйлап төзелгән план булачак сочинениенең кыскача конспектын хәтерләтә.

Сочинениене башлап китү − иң кыены дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Күпчелек сочинение темалары өчен чорга характеристика бирүдән башлап китү уңышлырак. Мәсәлән, "Дәрдмәнд лирикасында фәлсәфи уйланулар", яки "Һ. Такташның "Киләчәккә хатлар" поэмасында "чуар чор" кешеләре" темаларына язганда, әлбәттә, чорга характеристика бирүдән башлау дөрес булыр. Билгеле, шагыйрьләрнең биографияләреннән аерым эпизодлар белән башлап китү дә максатка ярашлы. Ләкин чор һәм биографик материал белән артык мавыгып китеп, төп теманы онытырга ярамас. Чөнки без тарихи вакыйгага түгел, әдәби әсәргә карата сочинение язабыз.

Кайбер темаларны язганда, турыдан-туры әдәбият терминнарына аңлатма бирүдән башлап китү уңышлы. Мәсәлән, "Татар әдәбиятында поэма жанры", "Татар әдәбиятында детектив жанры" темалары "поэма" һәм "детектив" терминнарына аңлатма бирүне таләп итә. Бу эшне башкарганнан соң гына әдәбиятта әлеге жанрның барлыкка килү тарихына һәм әдәби әсәрләргә тукталу, аларның үзенчәлекләрен ачу башлана. Билгеле инде, монда конкрет мисалларсыз булмый. Берәр әсәргә тулырак тукталу һәм фикерләрне йомгаклап кую сочинениене уңышлы итәр.

Язучының биографиясенә тукталып башлау да үзен аклый торган алым. Мәсәлән, "К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган", "Татар театр сәнгатен үстерүдә К. Тинчуринның роле", "Акмулла − чичән шагыйрь" дигән темаларны ачуда язучы һәм шагыйрьләрнең биографияләре ярдәм итәр.

Кайбер темалар чагыштыру юлы белән ачылалар. "Татар язучылары әсәрләрендә шәхес культы чоры чагылышы", "Хәзерге татар драматургиясендә жанр байлыгы, форма төрлелеге" темаларын ачканда берничә язучының әсәре чагыштырыла, анализлана. Ә "Ф. Әмирхан әсәрләрендә тәрбия, әхлак һәм дин мәсьәләләре" темасында язучының үз әсәрләре бер-берсе белән чагыштырып тикшерелә.

"Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе", "Г. Бәширов әсәрләрендә туган як образы", "М. Мәһдиев − җанлы характерлар тудыру остасы" шикелле темаларны ачу турыдан-туры бу әсәрләрнең яки язучыларның татар әдәбиятына алып килгән яңалыкларын күрсәтүдән башлана.

Сочинениене үзеңнең кичерешләрең белән бәйләп башлап китү дә − уңышлы алым. Бу очракта: "Минем иң яраткан шагыйрем...", "Мин күптән түгел генә язучының ... әсәрен укып чыктым", "Шулай бервакыт..." җөмләләре белән башлап җибәрү теге яки бу авторга карашыгызны тирәнрәк ачып сала. "Минем тормышымда матур әдәбият", "Мин сезгә яраткан язучым турында язарга телим", "А. Алишның балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте" темаларын шушы нигездә башлау отышлырак булыр кебек.

Ниһаять, бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя биреп башларга да мөмкин. Бу очракта әдәби әсәрнең бүгенге көндәге әһәмиятенә басым ясала. Сочинениеләрне "Бүгенге көндә аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр көн тәртибендә тора. Бу уңайдан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыят"ен күрсәтергә була" яки "Катнаш никахлар мәсьәләсе бүген дә күп кешеләрне борчый. Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" повесте шул проблемаларны чагылдыруы белән әһәмиятле" кебек җөмләләр белән башлап китәргә мөмкин.

Сочинениенең төп өлешен язганда, теманы истән чыгарырга ярамый. Тема сочинениенең барлык өлешләрендә ачылса да, төп анализ, төп фикерләр, әсәрдәге мисаллар, дәлилләр төп өлештә бирелә. Бу өлештә теманы ачу өчен кирәк булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышырга кирәк. Бер әсәр белән икенче әсәрне, геройларны чагыштыру − сочинениене җанландыра, кызыклырак итә.

Шулай ук кайбер әдәби әсәрләрне сәнгатьнең башка төрләре (рәсем, музыка, кино, театр һ.б.) белән чагыштыру да уңышлы алым. Мәсәлән, Т. Миңнуллин иҗатына багышланган сочинениедә ни өчен театрның эшчәнлегенә тукталмаска? Ләкин бу бәйләнешләр теманы ачу өчен булганда гына максатка ярашлы икәнен онытмаска кирәк.

Сочинениеләрдә цитаталарны куллану да отышлы. Монда да чаманы югалтырга ярамый. Аларның теманы ачарга ярдәм итә торганнарын гына сайлап алырга тырышырга кирәк. Сайланган цитата фикерне тулыландыру өчен хезмәт итәргә тиеш. Тыныш билгеләрен дөрес куюны да онытырга ярамый. Әгәр цитата шигырь юллары белән белдерелсә, шигырь юллары куштырнакларсыз яңа юлдан языла. Проза белән булса, куштырнаклар эченә алынып, шул ук юлдан языла.

Сочинениене тәмам иткәннән соң аны тагын бер кат тикшереп чыгарга һәм:

- сочинениедә логик эзлеклелек сакланганмы, артык сүзләр, кабатлаулар юкмы, план нигезендә язылганмы, тагын нәрсәләр өстисе бар;

- теләгән фикерләр әйтелеп беткәнме, тәнкыйди материал урынлы кулланылганмы;

- стиль үзенчәлекләре сакланганмы, нәтиҗә дөрес ясалганмы;

- грамоталылык ни дәрәҗәдә кебек сорауларга игътибарны юнәлтергә кирәк.

Барысын да тагын бер кат күздән кичергәннән соң гына сочинениене тәмамланган дип санарга мөмкин.